Бу дәрес шулай ук М.Ю.Лермонтовның тормыш һәм иҗат юлына багышланган презентация ярдәмендә балаларга җиткерелде. Укучылар аның шигырьләрен сәнгатьле итеп укып күрсәттеләр һәм “Герой нашего времени” китабына күзәтү үткәрдек.
Китап укучылар арасында ул иң күп һәм иң яраткан язучы. Аның китаплары бер сулышта укыла, бер кешене дә битараф калдырмый,чөнки анда хатын-кыз язмышы нык сүрәтләнә. Китап күргәзмәсе укучылар арасында зур кызыксыну уята, алар күргәзмәдән теләп файдаланалар.
Күргәзмәгә язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында әдәбият, аның әсәрләре урнаштырылды. Н.Гыйматдинованың әсәрләре, әдәби тәнкыйтьнең гомум фикеренчә, үзенчәлекле язу стиленә, тасвирый осталыкка ия булу һәм уку өчен мавыктыргыч сюжетка корылулары өстенә җәмгыять өчен, кешелек өчен, милләт өчен мөһим мәсьәләләрне күтәрүе белән аеруча игътибарга лаеклы. Хәзерге көндә Нәбирә Гыйматдинова иң яратып укыла торган авторларның берсе булып санала.
19 октябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. укучыларны халкыбызның йөрәк түреннән шытып чыккан җәүһәрләре-әкиятләре белән таныштыру максатыннан “Әкияттә кунакта” исемле китап күргәзмәсе белән Түбән Саурыш башлангыч мәктәбендә булды. Халкыбызның әкиятләре нигезендә яшь буынга тәрбия бирүне китапханәче үзенең бурычы итеп саный.
Әкият, әкиятче, әкияти дөнья. Бу сүзләрдә тылсым, сихри көч, зирәклек һәм тапкырлык, батырлык һәм башка сыйфатлар чагыла. Әкиятләр бик күптән яшәп, гомер итеп килә. Буыннан буынга, чордан чорга күчеп, сакланып, баеп тора бу жанр.
Биредә китап укучылар язучыларның биографиясе белән генә түгел, ә әсәрләре белән дә таныша алалар. Ике автор да балалар өчен бик кызыклы һәм мавыктыргыч әкиятләр һәм хикәяләр иҗат иткән. Әсәрләрендә һәрвакыт яхшылык җиңеп чыга, дөреслек тантана итә, явызлар тиешле җәзаларын алалар.
Күргәзмәгә киң катлам укучылар ихтыяҗын һәм яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, рус һәм татар телендәге китаплар куелды. Алар төрле елларда һәм төрле жанрда иҗат ителгән.