ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

     2016 елның 13 октябренә алынган оператив мәгълүмәтлар буенча туфракны  эшкәртү 23,0 мен га мәйданда башкарылган, шул исәптән тирәнтен эшкәртү – 12,4 мен га, өске катламын – 10,6 мен га, бу барлык мәйданнын 86% ын тәшкил итә. Туфракны төп эшкәртүдә көн саен 30-35 агрегат катнаша. Уртача бер көнгә 400 га  мәйдан жир эшкәртелә.

     ҖЧҖ «Алан», ҖЧҖ «Игенче», ҖЧҖ «Тан», ҖЧҖ «Агролак» хуҗалыкларында туфракны төп эшкәртү тәмамланган, ҖЧҖ «Теләче Агро»ның О.Мишә, М.Джалиль хәм Айдар бүлекчәләрендә 85% тан артыграк мәйданда туфракны эшкәртү башкарылган. 

11 октябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре озак еллар Шәтке авыл китапханәсендә китапханәче булып эшләгән Җәвирә апа Хабриеваны 80 яшьлек юбилее белән тәбрик иттеләр, изге теләкләр теләп бүләк тапшырдылар.

Бу көнне Казан ханлыгы үзенең бәйсезлеген югалткан, колония сыйфатында яшәргә мәҗбүр булган. 
 Күп газаплар кичерүенә карамастан, киләчәгенә өметен өзмәгән, телен, динен, гореф- гадәтләрен һәм, ниһаять, үзенең милли үзаңын саклап калган.  Бу көнне һәр татарның күз алдында тарихтагы коточкыч фаҗигале вакыйгалар гәүдәләнә. Шуңа да “Хәтер көне” билгеләп үтелә. 12 октябрь көнне  Айдар мәдәният йортында да әлеге датага багышлап "Хәтерләрдә  тарих яңара" дип аталган әңгәмә уздырылды.

Ләкин ничек кенә булмасын, һәр ел фасылының да үз матурлыгы бар. Алтынга манылган урманнар, бакча тулы өлгергән яшелчә, җиләк-җимеш бары көздә генә! 13 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә, төрле агач яфракларыннан “Төсләр балкышы” исемле күргәзмә куелды.

Китапханәләрнең эшчәнлегенә рейтинг ярдәмендә анализ ясалды, еллык отчет, күргәзмәләр ясау, презентацияләр әзерләү буенча методик киңәшләр бирелде, шулай ук район конкурсында җиңүчеләргә диплом һәм грамоталар тапшырылды.

6 елга сузылган әлеге бәрелештән соң, Татарстан дәүләте үзенең бәйсезлеген югалта, аны кире кайтара алмый. Шәтке авылы китапханәчесе ясаган альбом әлеге канлы бәрелеш турында сөйли. Татарстанлылар хәтерендә әлеге корбаннар турындагы истәлекләр мәңге саклана, онытылмый. 

Китапханәче А.Фаляхова укучыларга 1552 елда Казан ханлыгын яулап алу чоры турында “Хәтер көне” дип исемләнгән презентация кулланып әңгәмә уздырды. Китапханәче укучыларга тарихи вакыйгалар сөйләде, китап күргәзмәсендә урын алган китаплардан бәетләр укыды.

Укучылар күргәзмәгә урнаштырылган материаллар ярдәмендә анын тормыш юлы, иҗаты белән якыннанрак таныша алалар.

Балалар К.И.Чуковскийның тормышы һәм иҗаты белән танышу өчен презентация  карадылар; табышмаклар чиштеләр. Викторина беткәннән сон балалар һәр дөрес җавапка балларны  күрсәтүче жетоннар алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International