Олы Мишә урта мәктәбендә “Гарәп графикасы” түгәрәге эшли.Түгәрәккә йөрүче 1 нче сыйныф укучылары конкурсларда да катнашырга өлгерделәр. Сафин И. һәм Гилманов И.ның иҗади эшләре республика күләмендә уздырылган “Кояшлы балачак” конкурсына җибәрелде. Аларга җиңүләр телибез!
Алар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Үзебнең 3нче балалар бакчасында пешекчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез.Телеңне йотарлык, берсеннән-берсе татлы ризыклар һәм тәм-томнар әзерләгәннәре өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Алар җитештергән сый-нигъмәтләр табыннарыбызның күрке, тормышыбыз бөтенле.
Җиләк- җимешләр темасын ныгыттып, кисеп , җиләк-җимешләрне “банкага” ябыштырдылар. Әлеге төр эшләу алымы төркемебездә бармак моторикасын үстерү өчен бик кулай алым. Бу эшләү алымы балаларга бик ошады, алар бик канәгать калдылар.
2016 елның 17 октябрь көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре видеокоференция җыелышында катнаштылар.
2016 елның 19 октябрь көнендә “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре график нигезендә консультатив көн белән Үзәк авыл җирлегендә булып кайттылар. Алар социаль яктан авыр тормышлы гаиләләргә проблемаларын чишүдә хезмәт күрсәттеләр.
Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә Балалар иҗат үзәге каршында оешкан “Стиль һәм мода” түгәрәге эшләп килә.Түгәрәк белән өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Р.И. җитәкчелек итә. Кече яшьтәге балалар машиналар, материаллар белән эшләргә җөйләр ясарга өйрәнәләр. Өлкәнрәк укучылар модалар күрсәтергә әзерләнәләр. Укучыларга уйлап табу, иҗат итү бик ошый.
Аларның йөзләрендәге шатлык нурларын күрү безнең тормышыбызга ямь өсти. Алар гел хәрәкәтләнергә ярата: йөгерәләр, сикерәләр, велосипедта йөриләр. Хәрәкәтләнү -балаларның үсешен, физик мөмкинлекләрен ныгыта. Бала кайда гына йөрмәсен: дуслары беләнме, балалар бакчасындамы гел хәрәкәттә. Хәрәкәтле уеннар өчен әллә нинди зур спорт җиһазы да кирәк түгел. Гади генә туп һәм скакалка белән бик күп төрле уеннар уйнарга була. Хәрәкәтләнгән баланың тәне сәламәт, физик яктан көчле була. Шуңа күрә халык: “ Хәрәкәттә- бәрәкәт” дип тикмәгә әйтми торгандыр.
Әдәби әсәрләр аша без үткәнебезне барлыйбыз, бүгенге эшләребезгә бәя бирәбез. Бүген тәрбия сәгатендә мәктәбебез укучылары шушы темага сөйләштеләр.Үзләре укыган китапларга анализ ясадылар.
Мондый кичәләр уздыру китапханә эшчәнлегендә күркәм традициягә әверелде. Менә инде 15 ел дәвамында китапханә хезмәткәрләре булачак солдатларны хөрмәтләп озаталар, алар белән хатлар алышалар, солдат әниләре белән дә җылы кичәләр уздыралар. Бу чараларның максаты: булачак солдатларны армия сафларына әзерләү, аларга үз-үзеңне тоту кагыйдаләрен аңлату, патриотик тәрбия бирү, әниләргә рухи таяныч күрсәтү, халык арасында китап һәм китапханәнең дәрәҗәсен үстерү.
Бүген, 19 нчы октябрь көнне, Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары татар теле фәненнән олимпиада эшләрен башкардылар.