19 октябрь көнне китапханәнең уку залы яшүсмерләр өчен әдәби кунакханәгә әйләнде. Очрашу дәвамында рус халкының бөек шагыйре М.Ю.Лермонтовның иң яхшы әсәрләре күренекле театр һәм кино актерлары башкаруында аудио язмалар яңгырады. Авторның тормыш юлына багышланган презентация күрсәтелде, язучының туган төбәге –Пенза өлкәсе Тархан музей –тыюлыгына видео сәяхәт тәкъдим ителде. Уку залында урын алган “ Литературный мир Лермонтова” дип исемләнгән китап күргәзмәсе теләгән һәркемне рус язучысы М.Ю.Лермонтовка багышланган әдәбият, авторның үз иҗаты белән таныштырды.
Нәкъ менә 1811 нче елның 19 нчы октяберендә (иске стиль буенча) Александр Пушкин һәм Россияне таныткан башка шәхесләр тәрбияләнгән “Императорский Царскосельский лицей” дип исемләнүче лицей ачыла. Әлеге уку йорты, дворян балаларын укыту өчен, АлександрI указы нигезендә барлыкка килә. Бу дата бүген Олы Нырсы урта мәктәбендә рус әдәбияты дәресләрендә искә алынды.
19 октябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә 10-11 сыйныф укучылары белән Франциядәге бәйрәм һәм мәктәп каникуллары турында әңгәмә уздырылды. Франциядә бәйрәм көннәре – 11.Болар – 1 гыйнвар,1 һәм 8 майлар, Пасха дүшәмбесе, Вознесение пәнҗешәмбесе,Троица көне,14 июль,15 август,1 һәм 11 ноябрь, 25 декабрьләр. Бәйрәм көннәрендә җәмәгать оешмалары ял итә. Мәктәп каникуллары елына биш тапкыр.Укытучылар һәм укучылар өчен Франция хөкүмәте уңайлыкларны шактый күп тудыра, анда мәктәпләрнең матди хәлен яхшырту өчен күп төрле дәүләт программалары эшләнгән.
19 октября в Тюлячинской межпоселенческой библиотеке состоялся вечер – проводов под названием «Защита Родины – святой долг». Цель данного мероприятия: подготовка парней к армии, знакомство с правилами поведения в армии и конечно же патриотическое воспитание у молодежи. На данном мероприятии участвовал заместитель начальника военного комиссариата Сабинского и Тюлячинского районов РТ Садиков Айрат Камилович, заместитель руководителя Исполнительного комитета Тюлячинского муниципального района Шайдуллин Альфред Рашитович. Из нашего района во время осеннего призыва отправляются защищать Родину 21 человек. В ходе встречи будущим солдатам прозвучали только самые искренние пожелания, красивые песни, были зачитаны солдатские письма служащих на сегодняшний день в армии. На мероприятии участвовало 30 человек. В конце мероприятия со всеми присутствующими были сделаны памятные фотографии, а так же вручили им памятные подарки.
Игенче хужалыгында 19444 сум , Алан хужалыгында 17775 сум. хэм Тан хужалыгында 17077 сумны тэшкил итэ. Югарыда санап кителгэн хужалыклар авыл хужалыгы продукциясен кубрэк житештеругэ генэ тугел, э хезмэткэрлэргэ югары хезмэт хакы тулэугэ дэ зур игътибар бирэлэр. Бу хужалыкларда хезмэт хакы турыдан-туры житештерелгэн авыл хужалыгы продукциясенен кулэменнэн хэм сыйфатыннан тора.
18 октябрь көнне Ямбулат авылы клубында Фархутдинов Булатны армия сафларына озату кичәсе булды. Әлеге кичәгә егетнең әти-әнисе, туганнары, хуҗалык җитәкчесе, авыл халкы җыелды. Алар Булатка изге теләкләрен җиткерде.
Көз-кешегә иҗат итү өчен менә дигән вакыт. Безнең бакчада тәрбияләнүче балалар да үзләренең әти-әниләре белән көзге яшелчәләрдән төрле кул эшләре ясаганнар. Ел саен уздырылучы бу конкурста әти-әниләр бик теләп катнашалар, менә быел да аларның фантазияләренә чик юк.
Көз – иҗат итү өчен иң кулай вакыт. Табигый материалларның күптөрлелеге балаларга әти-әниләре белән берлектә иҗади фантазияләрен үстерү өчен зур мөмкинлекләр бирә. Шуны истә тотып, Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында һәр елны көз нигъмәтләреннән ясалган кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырыла. Быелгы уку елында да балалар бакчасында ”Көзге могҗиза” исеме астында конкур-күргәзмә оештырылды. Һәрбер төркемдәге балалар, әти-әнисе ярдәме белән, көзге яшелчә уңышыннан, яфраклардан төрле кул эшләнмәләре ясап алып килделәр. Ни генә юк иде анда: әкият геройлары дисеңме, сихри замоклар, картиналар, яфраклардан чәчәкләр, тутый кошлар... Барлык эшләрдә бик яхшы иде. Әти-әниләргә “Көзге могҗиза” исемле күргәзмәдә актив катнашканнары өчен зур рәхмәт белдерәбез.
Киңәшмәдә хезмәткәрләр, методистлар тарафыннан төзелгән рейтинг таблицасы, квартальный планнар, еллык 7 НК отчетлары, мәдәният министрлыгыннан килгән хатлар белән таныштылар.