Нәкъ менә 1811 нче елның 19 нчы октяберендә (иске стиль буенча) Александр Пушкин һәм Россияне таныткан башка шәхесләр тәрбияләнгән “Императорский Царскосельский лицей” дип исемләнүче лицей ачыла. Әлеге уку йорты, дворян балаларын укыту өчен, АлександрI указы нигезендә барлыкка килә. Бу дата бүген Олы Нырсы урта мәктәбендә рус әдәбияты дәресләрендә искә алынды.