ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

13 октябрьдән 23 октябрьгә кадәр Россия почтасының “Татарстан бүлеге” матбугатка язылу буенча Бөтенроссия декадасы игълан итте. Ун көн эчендә “Мәгариф”,”Гаилә һәм мәктәп” журналларына 10% ташлама белән язылу мөмкинлеге бирелә. Шул уңайдан Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбе укытучылары  бу журналларга бердәм язылдылар.

Мәктәп укучылары өчен бөтенроссия олимпиадаларының мәктәп этабы төгәлләнде. 17 нче октябрьдән башлап кайбер фәннәр буенча олимпиадаларның республика туры башланды. Бүген, 18 нче октябрь көнне,   Олы Нырсы урта мәктәбе укучылары әлеге  рус әдәбияты фәненнән олимпиада эшләрен башкаралар. Барысына да иҗади уңышлар теләп калабыз.

Көз муллык алып килә.  Игенчеләр тырышып-тырышып иген үстерделәр.  Без яратып ашый торган берсеннән-берсе тәмле  печенье, вафли, тагын әллә нинди төрле-төрле камыр ризыклары - барысы да басуда үскән игеннән әзерләнә.  Шулай да бу татлы ризыклар арасыннан иң-иң тәмлесе -  ипи!  Ипи кайдан барлыкка килгәнен өйрәндек бүген. Бүген Олы Кибәхуҗа урта мәктәбендә “Ипи-бар нәрсәгә баш” дип исемләнгән сыйныф сәгате үтте.

Шулай ук «Алтын көз” бәйрәменә дә әзерләнәбез:биюләр, җырлар һәм башка номерлар да әзерлибез.

Концертта шулай ук Алабуга, Мамадыш, Менделеевск районнарыннан килгән керәшен карендәшләребез дә катнашты.

15 нче октябрь көнне район тәрбиячеләре өчен “Федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирүдә психологик һәм педагогик мөмкинлекләр  тудыру” дигән темага өйрәтү максатыннан семинар булып узды.   Семинар безнең 3нче балалар бакчасында үткәрелде. Семинарда Казан Федераль Университетының  педагогия фәннәре кандидаты,  мәктәпкәчә  һәм башлангыч белем бирү кафедрасы доценты  Сабирова Э.Г. чыгыш ясады. Семинарда шулай ук өстәмә профессиональ белем “Социаль-гуманитар белем үзәге” нең педагогия фәннәре кандидаты, доцент, отдел җитәкчесе Кашапова М. Ф.да бар иде. Ахырдан семинарга район магәриф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия һәм белем  бирү  буенча методисты  Сәетова  Анна Николай кызы нәтиҗә ясады. Семинар эшлекле һәм файдалы үтте.

Максабаш башлангыч  мәктәбендә Хәтер көне уңаеннан "Үткәнен белмәгәннең-киләчәге юк!" дигән сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар Казан ханлыгы алыну тарихы белән  таныштылар, 1552 елның 15 октябрендә булган вакыйгаларда шәһит киткәннәрне  кабат искә төшерделәр. Чара бик эчтәлекле үтте.

17 нче сентябрь көнне дәрестән соң барлык укучыларыбыз мәктәп территориясен җыештырырга чыктык. Укучылар белән мәктәп тирәсен кипкән чәчәкләрдән чистарттык. Киләсе елга утыртыр өчен туфрак кертеп куйдык  Укучыларыбыз һәм укытучылар тырышлыгы белән бөтен җирдә тәртип урнашты. Өмә күңелле үтте. Хезмәтләре һәм тырышлыклыры өчен һәр кемгә рәхмәтебезне белдерәбез.

16 нчы октябрьдән “Сәйлән” бию төркеме белән яңа биюләр өйрәнә башладык. Биюне  сәхнәгә куюда хореограф Баева Зилә ярдәм итә. Мәдәният йортынна йөрүче яшьләр, кызыксынып сәхнәгә тартылалар, үзләрен яңа яктан ачалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International