15 нче октябрь көнне район тәрбиячеләре өчен “Федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирүдә психологик һәм педагогик мөмкинлекләр тудыру” дигән темага өйрәтү максатыннан семинар булып узды. Семинар безнең 3нче балалар бакчасында үткәрелде. Семинарда Казан Федераль Университетының педагогия фәннәре кандидаты, мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы доценты Сабирова Э.Г. чыгыш ясады. Семинарда шулай ук өстәмә профессиональ белем “Социаль-гуманитар белем үзәге” нең педагогия фәннәре кандидаты, доцент, отдел җитәкчесе Кашапова М. Ф.да бар иде. Ахырдан семинарга район магәриф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү буенча методисты Сәетова Анна Николай кызы нәтиҗә ясады. Семинар эшлекле һәм файдалы үтте.