Көз муллык алып килә. Игенчеләр тырышып-тырышып иген үстерделәр. Без яратып ашый торган берсеннән-берсе тәмле печенье, вафли, тагын әллә нинди төрле-төрле камыр ризыклары - барысы да басуда үскән игеннән әзерләнә. Шулай да бу татлы ризыклар арасыннан иң-иң тәмлесе - ипи! Ипи кайдан барлыкка килгәнен өйрәндек бүген. Бүген Олы Кибәхуҗа урта мәктәбендә “Ипи-бар нәрсәгә баш” дип исемләнгән сыйныф сәгате үтте.
Шулай ук «Алтын көз” бәйрәменә дә әзерләнәбез:биюләр, җырлар һәм башка номерлар да әзерлибез.