Балалар –безнең киләчәгебез.

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Аларның йөзләрендәге шатлык нурларын күрү безнең тормышыбызга ямь өсти. Алар гел хәрәкәтләнергә ярата: йөгерәләр, сикерәләр, велосипедта йөриләр. Хәрәкәтләнү -балаларның үсешен, физик мөмкинлекләрен ныгыта. Бала кайда гына йөрмәсен: дуслары беләнме, балалар бакчасындамы гел хәрәкәттә. Хәрәкәтле уеннар өчен әллә нинди зур спорт җиһазы да кирәк түгел. Гади генә туп һәм скакалка белән бик күп төрле уеннар уйнарга була. Хәрәкәтләнгән баланың тәне сәламәт, физик яктан көчле була. Шуңа күрә халык: “ Хәрәкәттә- бәрәкәт” дип тикмәгә әйтми торгандыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International