ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

8 октябрь конне район мәдәният йортында авыл хужалыгы хезмәткәрләре коне булып узды.Бу чарада Балалар иҗат узэгенең өстәмә белем бирү педагогы Баева З. җитәкчелегендәге "Сюрприз" бию төркеме дә катнашты.

Бүген мәктәбебездә гомуми линейка көне. Шул уңайдан укучылар чираттагы линейкага җыелдылар. Дежур укучыларның узган атнада эшләнгән эшләргә, уңышларга йомгак ясалган чыгышы тыңланды. Шулай ук укучыларыбызның   “Минем яраткан укытучым”, “Илебезнең киләчәге безнең кулларда” һ.б. республика бәйгесенең район турында  үткәреләсе эшләре җыеп тапшырылды.

Иртәнге җидедә башланып киткән ярминкә көн уртасына кадәр гөрләде. Авыл җирлекләре көз нигъмәтләрен тәкъдим итте. 

  Һава торышы начар булуга карамастан, райондашларыбызның кәефләре күтәренке булды. Район үзешчәннәре чыгышы да ярминкәгә ямь өстәде.

10 октябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә әдәби чара үткәрелде. Чараның максаты – укучыларда укуга мәхәббәт тәрбияләү. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрәфиева В.М. балаларны бу елда үтәчәк истәлекле көннәр белән таныштырды, иншалар һәм шигырь сөючеләр конкурсында катнашырга чакырды.

 Бу атнада укучыларыбыз,  “Без коррупциягә каршы” дигән шигарә астында үткәрелә торган республика бәйгесенең рәсем һәм язмалар өлешендә,  район турында катнаштылар.

Мәктәп яны участогында укучылар технология дәресләрендә төрле хезмәт күнекмәләре алып үсәләр: көзен ул бакча эшләре, мәктәп яны участогын җыештыру, табигать биргән байлыкны җыю. Бу эшләр барысы да үсеп килүче яшь буында зур тормыш өчен кирәкле күнекмәләр формалаштыра.Яшелчә ,җиләк-җимешләр белән беррәттән бакчадагы чәчәкләрнең дә орлыклары өлгерде. Җәй буе җирне бизәгән купшы чәчәкләрнең инде хушлашыр көннәре дә җиткән икән бит.Шуны истә тотып ,киләсе елга да безне шулай сөендерсеннәр,бакчабызга ямь биреп торсыннәр өчен орлыкларын җыеп кибәргә куйдык. Максабаш башлангыч мәктәбенең яшелчә  бакчасында җәй буе эш тынып тормады.Тырышлыкның нәтиҗәсе дә куанычлы: барлык яшелчәләр дә мул уңыш бирде.

Алдынгыларыбызны тәбрикләргә сәхнәгә күтәрелгән муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов белән бәйрәм кунагы – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов  әлеге тармак буенча районыбызның беренче унлыктан төшеп калмавын билгеләп үттеләр. Басу-кырларда, терлекчелек фермаларында алны-ялны белмичә эшләүче фидакарьләрне, районыбыз икътисадын баетучыларны бәйрәмдә районыбыз үзешчәннәре Нурания Гыйльметдинова, Илназ Хәнәфиев, Гөлүс Хәбибрахманов, Финәрис Сафиуллин, район газ хуҗалыгының “Шәп егетләр” вокаль ансамбле, “Мисолька” вокаль ансамбле, республикабызның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Әлфия Поташова, Флүзә Галәвиевалар җырлары  белән  сөендерде.

Укытучы – дөньяны танып – белергә омтылучы, балаларның керсез пакь күңелләренә гыйлем орлыклары чәчүче һәм аларның тигез матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче Остаз, газизләрдән – газиз әниләр белән берүк дәрәҗәгә куярлык изге зат.
7 октябрь көнне Айдар мәдәният йорты директоры һәм китапханә мөдире белән берлектә Айдар башлангыч мәктәбе укытучыларын һәм лаеклы ялда хезмәт куйган укытучыларга  "Укытучыга бүләгем!"дип исемләнгән котлау оештырылды. Алар хөрмәтенә чыгарылган гәҗит, шулай ук фотоплакат, чәчәк бәйләмнәре- мөхтәрәм укытуыларны олылау һәм хөрмәт йөзеннән эшләнде.

Халыкара укытучылар көне уңаеннан Ямбулат авылы китапханәсендә китапханә каршында эшләүче "Әдәбият сөючеләр" укучылар әдәби берләшмәсенә йөрүче балалар белән "Укытучы - үз эшенең профессионалы" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Китапханәче Гөлия Шакурова бу әңгәмә барышында укытучының үз эшенең остасы булуы турында аңлаешлы итеп, мисаллар китереп сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International