ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

  Агымдагы елның 10 нчы октябрендә Балалар иҗат үзәгенең Олы Мишә урта мәктәбендә оешкан “Табигать балалары” түгәрәге авыл китапханәсендә кунакта булды. Түгәрәккә йөрүче укучылар, Баширова Нурия Илдус кызы белән берлектә авыл тарихын, аның территориясен, географик урынын өйрәнделәр. Шулай ук, туган ягыбыз - Теләченең тарихына да тукталып, 25 еллык хәтирәләрен барладылар. Фәнни-гамәли кичә файдалы мәгълүматларга бик бай булды.

Кайсы хуҗалык икътисадый  яктан тотрыклы һәм кайсы хуҗалык хезмәт хакларын бирүдә тоткарлыклар тудырмый? Район күләмендә узучы бәйрәм чарасына чакырылучы хуҗалыклар, алдынгы хезмәтчәннәр әлегедәй күрсәткечләрне исәпкә алып чакырылды да инде. Алдынгыларыбызны тәбрикләргә сәхнәгә күтәрелгән муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов белән бәйрәм кунагы – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов  әлеге тармак буенча районыбызның начар эшләмәвен билгеләп үттеләр.

  Олы Мишә урта мәктәбе тәҗрибә участогында яшелчә һәм җиләк җимеш уңышлары мулдан булды. Алмагачларыбыз алмаларга сыгылып утырдылар. Инде менә кишер, чөгендер, кәбестә уңышларын җыйдык. Үз хезмәтебез белән үстергән яшелчәләр белән үзебез үк мәктәп ашханәсендә  тукланабыз. Яшелчә, җиләк –җимеш  яшь организм өчен кирәкле витаминнарга бай.

Агымдагы елның 10 октябрендә Саба районының Шәмәрдән бистәсе һәм Килдебәк авылында мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында белем бирү оешмалары җитәкчеләре арасында мини-футбол буенча зона уеннары узды,ярышта Саба, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Теләче, Балык Бистәсе, Биектау, Балтач һәм Кукмара районнары җыелма командалары катнашты.


10
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

   Бер сыерга сөт саву буенча алдынгылар рәтендә  Алан ҖЧҖ барлык савылган сөте 9650 кг.,1 сыерга 15,6 кг. туры килэ, Агролак ҖЧҖ 1 сыерга 15,1 кг. туры килә, Теләче Агро ҖЧҖның Сауш булекчәсе 1 сыерга 13,3 кг. туры килэ. Район буенча бу курсәткеч  11,1 кг.

7нче октябрь көнне Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында “ Балалар бакчасында яңа 2016-2017 уку елында балаларга тәрбия һәм белем бирү буенча куелган максатлар” темасына гомуми ата-аналар  җыелышы булып узды.  Җыелыш барышында төрле темалар яктыртылды. Бакча мөдире Габдулхакова Г.В. ,тәрбия һәм белем бирү буенча мөдир урынбасары Сафина Е.В. ата-аналарны яңа уку елында балалар бакчасында куелган бурычлар, планнар, узган уку елында ирешкән уңышлары белән таныштырдылар. Шафкать туташы Билалова Э.Х. әти- әниләр алдында   «Грипп һәм аны кисәтү» дигән темага чыгыш ясады.

   Шулай ук балалар әти-әниләр алдында концерт номерларын күрсәттеләр.

Форум ел саен яшьләрнең төп мәйданы буларак, нинди дә булса яшь кешегә һәм аның төркеменә үзенең проектын күрсәтергә һәм якларга мөмкинлек бирә. Бу чарада безнең Олы Мәтәскә урта  мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Максютова Аделина катнашып кайтты.

Теләче районы егетләр, кызлар командасы спорт мәктәбе тренеры Закиев А.Х., команда вәкилләре  Шәяхмәтов Ш.А., Гәбделхәев Р.Х., Иске Җөри мәктәбе директоры  Назклычев С.С. җитәкчелегендә әлеге турнирда катнашып кайттылар. Егетләр командасы Лесной, Олы Мәтәскә, Үзәк мәктәпләреннән, кызлар командасы Иске Җөри, Шәтке, Лесной, Теләче мәктәпләреннән тупланды.

7 октября в Казани, в КРК «Пирамида», состоялось торжественное мероприятие, посвященное Международному дню учителя. В нем приняли участие более тысячи педагогических работников Татарстана, в том числе руководители управлений и отделов образования, учреждений начального и среднего профессионального образования, лучшие директора школ, заведующие детских садов, учителя, воспитатели. На мероприятии присутствовала вместе с районной делегацией педагог дополнительного образования Баева Зиля Рафаилевна. После официальной части все педагогические работники побывали в Театре опера и балета и смотрели балет "Эсмиральдо"


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International