Игенчелектә, терлекчелектә кайсы хуҗалык алдынгылар сафында бара?

2016 елның 11 октябре, сишәмбе

Кайсы хуҗалык икътисадый  яктан тотрыклы һәм кайсы хуҗалык хезмәт хакларын бирүдә тоткарлыклар тудырмый? Район күләмендә узучы бәйрәм чарасына чакырылучы хуҗалыклар, алдынгы хезмәтчәннәр әлегедәй күрсәткечләрне исәпкә алып чакырылды да инде. Алдынгыларыбызны тәбрикләргә сәхнәгә күтәрелгән муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов белән бәйрәм кунагы – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов  әлеге тармак буенча районыбызның начар эшләмәвен билгеләп үттеләр.

- Һәр елны октябрь аеның  икенче якшәмбесендә билгеләнеп үтелә торган бу бәйрәмдә без басу-кырлардагы, терлекчелек фермаларындагы хезмәтегезгә йомгак ясыйбыз, матур традиция буенча олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Июль-август айларының аномаль  һава шартлары сезне зур сынаулар алдына куйды. Сездән чын мәгънәсендә фидакарь хезмәт, һөнәри осталык таләп ителде. Быел да сез чын җир кешеләре икәнлегегезне тагын бер кат расладыгыз. Тырыш хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтләребезне кабул итеп алыгыз, - дип белдерде муниципаль  район башлыгы Илдус Зарипов.

Басу-кырларда, терлекчелек фермаларында алны-ялны белмичә эшләүче фидакарьләрне, районыбыз икътисадын баетучыларны бәйрәмдә районыбыз үзешчәннәре Нурания Гыйльметдинова, Илназ Хәнәфиев, Гөлүс Хәбибрахманов, Финәрис Сафиуллин, район газ хуҗалыгының “Шәп егетләр” вокаль ансамбле, “Мисолька” вокаль ансамбле, республикабызның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Әлфия Поташова, Флүзә Галәвиевалар җырлары, аһәңле шигырьләре белән  сөендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International