Мини-футбол буенча зона уеннары узды

2016 елның 11 октябре, сишәмбе

Агымдагы елның 10 октябрендә Саба районының Шәмәрдән бистәсе һәм Килдебәк авылында мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында белем бирү оешмалары җитәкчеләре арасында мини-футбол буенча зона уеннары узды,ярышта Саба, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Теләче, Балык Бистәсе, Биектау, Балтач һәм Кукмара районнары җыелма командалары катнашты. Безнең районнан Теләче, Баландыш, Алан, Сауш, Иске Җөри, Олы Мишә, Үзәк, Олы Нырсы мәктәбе җитәкчеләре катнашты. Уен нәтиҗәләре түбәндәгечә:

Балык Бистәсе-Теләче: 2:1

Балтач-Теләче: 0:8

Биектау-Теләче: 1:6

Кукмара-Теләче: 4:2

Теләче командасы үз группасында 3 нче урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International