Ата-аналар җыелышы булып узды.

2016 елның 10 октябре, дүшәмбе

7нче октябрь көнне Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында “ Балалар бакчасында яңа 2016-2017 уку елында балаларга тәрбия һәм белем бирү буенча куелган максатлар” темасына гомуми ата-аналар  җыелышы булып узды.  Җыелыш барышында төрле темалар яктыртылды. Бакча мөдире Габдулхакова Г.В. ,тәрбия һәм белем бирү буенча мөдир урынбасары Сафина Е.В. ата-аналарны яңа уку елында балалар бакчасында куелган бурычлар, планнар, узган уку елында ирешкән уңышлары белән таныштырдылар. Шафкать туташы Билалова Э.Х. әти- әниләр алдында   «Грипп һәм аны кисәтү» дигән темага чыгыш ясады.

   Шулай ук балалар әти-әниләр алдында концерт номерларын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International