2016 елның 9 октябрендә Кукмара бистәсендә 2001 нче елгы егетләр, кызлар арасында «Намус+» ветераннары призына волейбол буенча ачык турнир узды.

2016 елның 10 октябре, дүшәмбе

Теләче районы егетләр, кызлар командасы спорт мәктәбе тренеры Закиев А.Х., команда вәкилләре  Шәяхмәтов Ш.А., Гәбделхәев Р.Х., Иске Җөри мәктәбе директоры  Назклычев С.С. җитәкчелегендә әлеге турнирда катнашып кайттылар. Егетләр командасы Лесной, Олы Мәтәскә, Үзәк мәктәпләреннән, кызлар командасы Иске Җөри, Шәтке, Лесной, Теләче мәктәпләреннән тупланды.

   Турнирда барысы 5 егетләр командасы – Теләче, Кукмара 1, Кукмара 2, Кукмара 3, Алабуга, 6 кызлар командасы – Теләче 1, Теләче 2, Кукмара 1, Кукмара 2, Алабуга 1, Алабуга 2 командалары – 120 укучы катнашты.

   Уен нәтиҗәләре буенча, егетләр арасында:

1 урын – Теләче

2 урын – Кукмара 1

3 урын – Кукмара  2

4 урын – Алабуга

5 урын – Кукмара 3

 

Кызлар арасында:

1 урын – Кукмара 1

2 урын – Теләче 2

3 урын – Алабуга 1

4 урын – Кукмара 2

5 урын – Теләче 1

6 урын – Алабуга 2

Җиңүче командаларга диплом һәм Кубок, 2-3 урыннарга дипломнар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International