Бу көн укытучыларның җәмгыятьтә тоткан урынына игътибарны җәлеп итәр өчен, мөгалимнәребезгә кадер һәм хөрмәт күрсәтү максатыннан үткәрелә. Һәрберебезнең иңнәренә канат куеп, тормышта юл табарга булышкан кеше дә–укытучы бит! Менә ни өчен һәр кеше туган мәктәбен һәм үзенең рухи остазлары – укытучыларын аерым бер җылылык белән искә ала. Әлеге бәйрәм уңаеннан Айдар авылы китапханәсендә "Укытучыма бүләк" дип исемләнгән акция игълан ителеп, барлык укытучыларны, тәрбиячеләрне, шулай ук лаеклы ялдагы укытучыларны бәйрәм белән котладык. Чөнки, укучыларыннан котлау кабул итү- һәр укытучы өчен олы дәрәҗә!
Китапханә һәр килгән кешегә китаплар, музыка һәм смайликлар аша елмаюлар һәм уңай кәеф бүләк итте. Яшьләр арасында шаян викторина уздырылды. Елмаеп фотога төшү дә онытылмас мизгел булды.
Китапханэнең түшәме һэм территориянең коймалары ремотланды.
Укучыларга табигать һәм аны саклауның әһәмияте турында сөйләнде, Р.Рождественскийның шигырьләре укылды.
Бу күргәзмәдә язучының тормыш юлы һәм аның эшчәнлеге буенча бирелгән мактаулы исемнәре турында мәгълүмат урын алды.
Конкурсның максаты – балаларны китапны аңлап укырга өйрәтү. Бәйгедә теләгән һәркем катнаша ала. Конкурска кул астында булган материаллардан эшләнмәләр, шулай ук рәсемнәр дә кабул ителә.
Авыл җирлекләре көз нигъмәтләрен тәкъдим итте. Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов сату итъчелщр белщн аралашты.
Кичә “Пирамида” күңел ачу үзәгендә Халыкара укытучылар көненә багышланган тантана узды. Бөтен татарстаннан меңнән артык мөгаллим, шул исәптән мәгариф бүлеге һәм идарәсе җитәкчеләре, иң яхшы мәктәп директорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү йортлары җитәкчеләре, балалар бакчасы мөдирләре, укытучылар, тәрбиячеләр һ.б килгән иде. Бу бәйрәмдә Баландыш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнуллина Раушания Хәким кызы да катнашып кайтты. Котлыйбыз Сезне, Раушания Хәкимовна!
2016 нчы елның 7 нче октябре көнне Олы Мишә урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары белән рус теленнән сынап карау имтиханы үткәрелде. Укучылар изложение яздылар, тест биремнәре эшләделәр. Имтихан нәтиҗәләре белән укучыларның әти-әниләре дә таныштырылды.
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучыларының иң яраткан түгәрәкләре “Бадминтон”. Укучылар түгәрәккә бик теләп атнага 2 тапкыр киләләр. Бу түгәрәкне Нәҗметдинов Әсхәт абый үткәрә. Түгәрәкнең максаты: укучыларны бадминтон уйнарга өйрәтү, осталыкларын арттыру, спортка мәхәббәт һәм үзара дуслык тәрбияләү.