Укытучылар көне - белем бирү өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәме.

2016 елның 10 октябре, дүшәмбе

Бу көн укытучыларның җәмгыятьтә тоткан урынына игътибарны җәлеп итәр өчен, мөгалимнәребезгә кадер һәм хөрмәт күрсәтү максатыннан үткәрелә. Һәрберебезнең иңнәренә канат куеп, тормышта юл табарга булышкан кеше дә укытучы бит! Менә ни өчен һәр кеше туган мәктәбен һәм үзенең рухи остазлары – укытучыларын аерым бер җылылык белән искә ала. Әлеге бәйрәм уңаеннан Айдар авылы китапханәсендә "Укытучыма бүләк" дип исемләнгән акция игълан ителеп, барлык укытучыларны, тәрбиячеләрне, шулай ук лаеклы ялдагы укытучыларны бәйрәм белән котладык. Чөнки, укучыларыннан котлау кабул итү- һәр укытучы өчен олы дәрәҗә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International