Кичә “Пирамида” күңел ачу үзәгендә Халыкара укытучылар көненә багышланган тантана узды. Бөтен татарстаннан меңнән артык мөгаллим, шул исәптән мәгариф бүлеге һәм идарәсе җитәкчеләре, иң яхшы мәктәп директорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү йортлары җитәкчеләре, балалар бакчасы мөдирләре, укытучылар, тәрбиячеләр һ.б килгән иде. Бу бәйрәмдә Баландыш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнуллина Раушания Хәким кызы да катнашып кайтты. Котлыйбыз Сезне, Раушания Хәкимовна!