Чарада балалар келәмле чигү ысулларына өйрәнделәр. Келәмле чигү - кул эшенең уникаль төре, ул хәзерге вакытта үзенең икенче тууын кичерә һәм яшьләр арасында аеруча популярлаша бара. Катнашучылар үз эшләрен элмәк техникасы белән башкардылар
Коррупция - хәзерге җәмгыятьнең иң кискен проблемаларының берсе, аңа хәзерге вакытта зур игътибар бирелә. Мәгълүмати күргәзмәдә Россиядә коррупциягә каршы дәүләт сәясәте, Коррупциягә каршы тору чаралары, коррупция җинаятьләре өчен җаваплылык турында материаллар тәкъдим ителде.
Үз хокукларыңны кулланыр өчен, законнарны белергә кирәк. Субаш авыл китапханәсе хокук бозуларны профилактикалау буенча әңгәмә оештырды. Чара барышында китапханәче яшүсмерләрне балигъ булмаганнарның административ һәм җинаять җаваплылыгы төшенчәләре белән таныштырды. Алар ничә яшьтән нинди җинаятьләр өчен каралганын аңлатты. Яшьләр кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар. Китапханәдә “Һәр яшүсмер белергә тиеш!” дип исемләнгән тематик күргәзмә эшләде.
2024 елның 29 февралендә МББУ-Алан урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Татарстанда фәнни-технологик үсеш елына багышланган «Роза ветров» укучыларның проект һәм тикшеренү эшләре муниципаль конкурсы узды.
Күкчә авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре “Коррупция турында сөйләшәбез” дип исемләнгән коррупциягә каршы көрәш темасына әңгәмә үткәрделәр. Китапханәче дәүләт тарафыннан коррупциягә каршы көрәш өчен нинди чаралар кулланылуы турында сөйләде.
2024 ел Россия Федерациясендә Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм яклау максатыннан Шармыш авыл китапханәсендә «Гаилә белән уку өчен китаплар» дигән китап күргәзмәсе оештырылды.
27 февральдә Шәтке авыл китапханәсендә Пушкин картасы буенча "Минем Туган ягым - Татарстан" дигән тарихи квиз узды. Укучылар төрле юнәлешләрдә туган якны өйрәнү биремнәрен үтәделәр. Квиз республикабызның тарихы, төп символлары, истәлекле урыннары турындагы сораулар ярдәмендә үтте. Сораулардан тыш, катнашучылар иҗади биремнәр дә эшләделәр. Укучылар милли ашлар, милли костюмнар, бәйрәмнәр турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Балалар Татарстан шәһәрләре һәм районнары буйлап виртуаль сәяхәт кылдылар, республиканың мөһим дәүләт символлары белән таныштылар.
28 февраль көнне район мәдәният йортында Теләче җирлекара китапханәсе тарафыннан әзерләнгән Пушкин картасы кысаларында якташыбыз, танылган эшмәкәр һәм язучы, Равилә Шәйдуллинаның 75 яшьлек юбилее уңаеннан “Сәүдәгәр һәм шагыйрьлек без татарның канында” дип исемләнгән иҗат кичәсе булып узды.
Һәр гаиләнең үзенә генә хас булган тарихы, ерак әби -бабайлардан калган якты хатирәсе, ядкаре бар. Элек-электән әби-бабаларыбыз матурлыкка омтылганнар. Аларның матурлап, бизәп эшләнгән бишекләре, сандыклары, күңел нурын сибеп чиккән алъяпкыч-сөлгеләре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары моны исбатлый.
2024 елның 22 февралендә Югары Кибәхуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Олы Нырсы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары 2024 елгы Татарстан Республикасы һөнәри осталык буенча чемпионатының төбәк этабының «Вожатый эшчәнлеге» (юниорлар) компетенциясе буенча челтәр этабында катнаштылар.