ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 29 февралендә Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы базасында Теләче районы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбияләнүчеләре арасында «Яшь оста» төбәкара чемпионатының муниципаль сайлап алу этабы узды. 26 катнашучы үзләренең һөнәри осталыкларын «Пешекче эше», «Декаратив - кулланма сәнгать», «Чәчтараш сәнгате», "Ресторан сервисы", «Рәсем сәнгате», «Кондитерлык эше»ләрендә  күрсәттеләр.

28, 29 февраль көнне районыбыз мәктәпләре укучылары “Киләчәк уеннары” Халыкара спорт турнирында булып кайттылар. Алар турнирда  Standoff 2, Лазертаг, MLBB (типа Доты),  Yota Фиджитал MOBA уеннарын карадылар.

Укучылар үзләре фотографияләр конкурсында катнаштылар, фойеда компьютер уеннарында уйнадылар, уен персонажлары белән фотога төштеләр.

Ватанны саклаучылар көне – ул Ватанга мәхәббәт һәм тугрылык, ата-бабаларыбызга, илебез тарихына ихтирамлы мөнәсәбәт, үткәндәге, шулай ук бүгенге көндәге хезмәт һәм сугыш батырлыклары символы булып тора. Бәйрәм уңаеннан Баландыш мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Батыр йөрәкле ир-егетләребез” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Авылның яшь, батыр егетләре, ике командага бүленеп, зирәклектә, җитезлектә һәм уңганлыкта көч сынаштылар. Чара күңелле уеннар, матур чыгышлар белән үрелеп барды.

26 февраль көнне Теләче балалар китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Әкияттә кунакта» дигән кычкырып укулар уздырылды.

Әлеге бәйрәм-геройлык, батырлык һәм намуслылык бәйрәме! Ватан сакчысы булу Россиядә һәрвакыт хөрмәтле һәм дәрәҗәле саналган.

Безнең районнан 3 укучыдан торган команда катнашты. Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Минһаҗева Исламия призер булды.Призерны әзерләгән укытучы: Бикчәнтәева Диләрә Мәүлетҗан кызы. Укучыны һәм укытучыны бу зур җиңү белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!

2024 елның 25-28 февралендә Теләче муниципаль районының 9-11 сыйныф укучылары командасы инглиз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында катнашты.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча Баландыш төп мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Заһидуллина Нүрфия призер булды (укытучысы: Заббарова Гөлнара Нәҗип кызы).

28 нче февраль көнне «Киләчәк» Яшьләр  үзәгендә  «Без бергә» балалар сәнгать иҗаты милли фестиваленең муниципаль этабы булып узды. Фестивальнең район этабында район мәгариф учреждениеләреннән иң яхшы башкаручылар һәм иҗат коллективлары 8 номинациядә чыгыш ясадылар. Жюри призлы урыннарны билгеләде. Гран прига  ия булучылар фестивальнең зона  турында катнашачак.

Шәдке  авылы мәдәният хезмәткәрләре "Солдатлар Ватанны саклый" дигән тематик кичә  үткәрделәр. Алар чарада катнашучыларга ни өчен нәкъ менә 23 февральдә илебезнең тынычлыгын саклаучыларны Ватанны саклаучылар  дип йөртүләре  турында сөйләделәр. Бәйрәмгә бүгенге көндә Армия сафларында хезмәт итүчеләрнең  әти-әниләре чакырылган иде. Армиянең барлыкка килү тарихы, аның сугышчан үткәне, армиянең бүгенге хәле белән таныштылар.  Бөек Ватан сугышы геройларының, Ватан геройларының исемнәрен искә төшерделәр. Кичә чәй эчү белән тәмамланды.

Субаш авылы китапханәчесе урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Замана чире - Наркомания» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.  Китапханәче наркоманиянең зыяны, наркоманнарда нинди авырулар таралуы, халыкның сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү эше ничек алып барылуы турында сөйләде. Чара ахырында укучылар наркотик препаратларның зыяны турында «Җирнең бөтен төсләре –наркотикларга каршы»  дип исемләнгән тематик буклетларга ия булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International