Ир-атлар - ил терәге, гаиләнең төп таянычы да. 24 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәкәрләре “Сез безнең өчен терәк” дип исемләнгән бәйрәм концерты үткәрделәр. Бәйрәмдә махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашыбыз Шайхутдинов Рифат Рәшит улы да катнашты. Аны тамашачы көчле алкышларга күмеп каршы алды. Кичә матур җырлар, биюләр, скетчлар белән үрелеп барды.
Пушкин картасы кысаларында Максабаш авыл китапханәсендә «Әдәби табышмак» дип исемләнгән интеллектуаль уен узды. Ике командага бүленеп, катнашучылар китап дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылдылар. Уен сораулары һәм биремнәре төрледән төрле иде. Әкият героен белергә, кыскача эчтәлеген әйтергә, рәсемдән язучыларны танырга, шигырьләрдән өзекләрне искә төшерергә, әсәрләрне укып, аның авторын белергә, кроссвордлар һәм викториналарны чишәргә.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Иске Җөри авылы модель китапханәсе хезмәткәрләре авылыбыз яшьләре белән «Будем Родине служить» дип исемләнгән конкурс үткәрделәр. Авылыбыз егетләре ике командага бүленеп көч сынаштылар.
2024 елның 22 февралендә “Батыр” спорткомплексында “Теләче” спорт мәктәбе балалар сәламәтләндерү үзәге белән берлектә Алдынгылар хәрәкәте Кубогына 2007-2009, 2004-2006 нчы елларда туган егетләр-кызлар арасында кул көрәше буенча ачык район беренчелеген үткәрде.
Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарганга 35 ел тулуга багышлап Кукчә авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре «Афганская война – в судьбе моих земляков» темасына батырлык дәресе үткәрделәр. Китапханәче сугышта катнашканнарга һәм аларның гаиләләренә күпме сынаулар аша үтәргә туры килгәне турында сөйләде. Балалар Әфган сугышында катнашкан якташлары белән дә танышты, илебез тарихында калган куркыныч сугыш турында белемнәрен киңәйтте.
Туган телдә безнеж телебез ачыла, беренче җөмләләребезне сөйлибез һәм ачык итеп үз фикерләребезне әйтәбез.
2024 елның 24-25 февралендә Агерҗе шәһәрендә кул сугышы буенча 6-7, 8-9, 10-11 яшьлек балалар арасында «Яшь кул көрәшчесе " республика фестивале узды. Әлеге ярышларда «Балаларны сәламәтләндерү – белем бирү (профильле) үзәгенең» өстәмә белем бирү педагогы Виктория Евгеньевна Белоусова командасы катнашты.
Казан шәһәренең 20 нче гимназиясендә" Алиш эзләреннән" XI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булды.Безнең Алан урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Гайфуллина Фәридә чыгыш ясады һәм лауреат исеменә лаек булды.Әлеге җыентыкта Фәридәнең шигыре урын алды.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы нигезләмәсе нигезендә 29 февральдә Балалар иҗаты үзәгендә балаларны тәрбияләү һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри осталыгы республика конкурсының «Йөрәгемне балаларга бирәм» конкурсының муниципаль туры узды.
01 мартта өстәмә белем бирү педагогы Рамил Рәсип улы Гатиятов җитәкчелегендәге чаңгычылар командасы «АрскМеталл» призына Ф.К. Гарафиев истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары буенча Арча муниципаль районының ХІІI традицион ачык беренчелегендә катнашты .