2024 елның марты шундый мөһим даталарга бай. Шул уңайдан, 1 март көнне Теләче балалар китапханәсендә «Юбиляр язучылар» дигән китап күргәзмәсе төзелде.
Бәйрәм алдыннан Субаш авлы китапханәчесе яшь укучылар өчен бәйрәм открыткасы ясау буенча мавыктыргыч мастер-класс әзерләде. Чара барышында балалар үз куллары белән открыткалар ясадылар һәм анда җылы теләкләр һәм котлауларын яздылар.
Чара котлаулар һәм матур теләкләр әйтү белән башланды. Кичәдә катнашучылар бер-бер артлы «Патриот», «Көч белән сугышмыйлар, ә осталык белән», «Яхшы җыр белән хезмәттә кыйммәтрәк», «Ирекне кулыңа җыеп», «Шәфкать туташы», «Аякта көч һәм башта тынычлык», «Военкор» исемле конкурсларларда катнаштылар, Россия герой-шәһәрләрен фаразладылар, мәкальләр укыдылар, җырлар җырладылар. Катнашучылар барлык биремнәрне дә лаеклы үтәделәр.
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне, ул – көч, түземлелек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме. Ир-атлар арасында армиядә уңышлы, исән-имин хезмәт итеп кайткан көчле затлар да, киләчәктә Ватан алдында бурычларын үтәячәк егетләребез дә байтак. Ничек кенә булмасын, алар – безнең сакчыларыбыз, яклаучыларыбыз. 23 февраль көнне бәйрәм уңаеннан Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә “Ватанга хезмәт итәм!” дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде.
Ул - армия сафларында хезмәт итү. Балачактан ук без солдатлар һәм аларның батырлыклары турында әкиятләрдән укып беләбез. Үзенең зирәклеге, кыюлыгы һәм тапкырлыгы белән солдат - легендар әкият героена әверелә. 21 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә «Солдат зирәклеге» дип аталган уен-викторина үткәрелде. Китапханәче укучыларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Аннары яшьләр ике командага бүленеп, 4 турдан торган бәйгедә катнашып, белемнәрен сынадылар.
Шуның яртысы диярлек юкка чыгу куркынычы астында тора. Гомумән, соңгы өч гасыр аралыгында күп телләрнең акрынлап бетә баруы күзәтелә. Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе - тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле.
Казан шәһәрендә 9-11 сыйныф укучылары өчен рус әдәбияты фәне буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы һәм 8 сыйныф укучылары өчен республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Безнең районнан 3 укучыдан торган команда катнашты. Теләче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары Хәмидуллина Әдилә һәм Хәмидуллина Камилә республика олимпиадасында призер булдылар, ә Үзәк урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Заһидуллина Сабина Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында призер булды! Призерларны әзерләгән укытучылар: Мөхәммәтшина Раилә Рәҗәп кызы һәм Заһидуллина Илнария Камил кызы. Укучыларны һәм укытучыларны бу зур җиңү белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!
"Батыр" спорт комплексында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Күңелле стартлар" спорт ярышлары узды. Ярышларда Теләче авылы балалар бакчаларының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр командалары катнашты. Балалар җитезлектә, төгәллектә, тизлектә көч сынаштылар. Спорт ярышларында катнашучылар көч, җитезлек һәм чыдамлылык кына түгел, командада эшли белүләрен дә күрсәттеләр
Казаклар авыл китапханәсендә «Хыялый балачак” берләшмәсе кысаларында “Әдәплелеккә китап аша” дип исемләнгән әдәплелек дәресе уздырылды. Биредә “Тәмле сүз” китабы аша әдәпле булу серләре төшендерелде. Әлеге китаптагы хикәяләр, әкиятләр, шигырьләр, мәкаль-әйтемнәр балаларга әдәп-әхлак күнекмәләре бирү максатыннан иҗат ителгән. Балалар әсәрләрне игътибар белән тыңлап, үз фикерләре белән уртаклаштылар. Чара барышында бер-берләре белән әдәпле итеп аралашырга, кешеләргә игътибарлы булырга кирәклеген, яхшы, ягымлы, матур сүзләрнең “тылсымлы” булуын аңладылар.
“Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр” – ди халык мәкале. 2000 нче елдан башлап 21 февраль – Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә башлады. Шул унайдан Максабаш авыл китапханәсендә әдәби сәгать узды, китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә төрле телләр турында китаплар, язучыларның тел турында язган цитаталары, мәкәльләр һәм кече яшьтәге балалар өчен китаплар куелды.