ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2024 ел
дүшәмбе

Казаклар авыл китапханәсе 5-7 сыйныф укучылары өчен “Туган җирем – татар җире, туган телем - Тукай теле» дип исемләнгән чара үткәрде. Бу кичә укучыларда туган телгә һәм башка телләргә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Китапханәче халыкның бай рухи мирасы турында сөйләде. Төрле телләрдәге шигырьләр һәм җырлар аша укучыларга телләрне өйрәнергә, аны яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәклеге аңлатылды. Туган тел һәркемгә кадерле булырга тиеш. Чара ахырында укучылар белән «И, газиз туган телем» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

Ул рус һәм татар телләрендә шигърият бәйрәме буларак үткәрелде. Чарада катнашучылар Х.Туфанның «Кайсыгызның кулы җылы?», Җ.Тәрҗемановның «Якын дус», Г. Тукай, М. Җәлил һәм башка авторларның шигырьләрен укыдылар. Китапханә хезмәткәрләре туган телнең матурлыгы, аны саклап калуның мөһимлеге турында сөйләде. Шулай ук әдәби кичә вакытында бик күп матур җырлар һәм биюләр башкарылды. Кичә татар халкының рәсми булмаган гимны «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Теләче 3нче  номерлы балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре арасында гадәттән тыш хәлләрдә эш итү күнекмәләрен эшләп карау  янгын куркынычсызлыгы буенча уку-күнекмә эвакуациясе узды.

Абде авыл китапханәсендә 21 февраль - Халыкара туган тел көне көне уңаеннан  «Родной язык –  неиссякаемый родник» дип исемләнгән танып белү сәгате узды. Балалар туган тел көненә багышланган күргәзмә белән таныштылар. Биредә төрле сүзлекләр, тел белеме буенча китаплар, рус халкының мәкальләре һәм әйтемнәре, танылган философлар, язучылар, тарихчылар әйткән канатлы сүзләр җыентыклары урын алды. Катнашучыларга төрле биремнәр һәм конкурслар тәкъдим ителде: «басымны урнаштыр»,  «ничек дөрес?», «мәкальне бел» һ.б. Чара «Гордость народа – родной язык»  исемле видеоролик карау белән тәмамланды.

Теләче үзәк китапханәсе социаль челтәрләрдә үзенең битендә 15 гыйнвардан 20 февральга кадәр “Без тынычлык телибез” дип исәмләнгән флешмоб игълан иткән иде. Анда барлыгы 57 сәнгатьле сөйләүчеләр катнашты.

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында Халыкара Туган тел көне уңаеннан “Туган тел- иң якын тел” дип исемләнгән  матур бәйрәм үткәрелде.

Бу бәйрәмдә Халыкара туган тел көнен үткәрү кайдан һәм кайчан  килеп чыкканлыгы турында мәгълүматлар, туган тел турында шигырләр һәм бөек шәхесләребезнең туган телгә карата әйтелгән тирән фикерләре зур урын алды. Тәрбиячеләр телебезнең гүзәллеге, бөеклеге, аның тарихи мирас булуы, үзебезнең Татарстан Республикабызда төрле милләтләр дус яшәүләре турында әйттеләр. Бәйрәмебезне Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамладык. Бәйрәм бик күңелле үтте.

Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр  районыбызда Халыкара туган тел көне  уңаеннан "Туган илнең, туган телнең матурлыгы якты илһам бирми икән кемгә генә" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәдә катнаштылар.

Әлеге кичә районның «Киләчәк» яшьләр үзәгендә район китапханәсе тарафыннан оештырылган иде . Чарада  һәр катнашучыга Мактау грамоталары һәм истәлекле  бүләкләр тапшырылды.

Хәрби патриотик айлык кысаларында,бүген, 22 нче февралдә, Алан урта мәктәбендә җыр смотры конкурсы узды. 5  команда маршировка  җыр белән чыкты. Мәктәп укучылары 5 командага бүленеп үзләрен төрле яктан күрсәттеләр. Автомат сүтеп- җыюда егетләрдән БиккиниРаиль  кызлардан Садыкова Д. өлгерлек күрсәттеләр.  Шулай ук пневматик мылтыктан ату, турникта күтәрелү буенча сыналдылар.

Китапханәләрдә солдатка хат язу акцияләре дәвам итә. Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәсендә дә «Туган яктан сәлам хатлары!» дип исемләнгән хат язу көне уздырылды.

Шул уңайдан 20 февраль көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә “Газизләрдән газиз –туган телем” исемле танып белү сәгате үткәрелде. Китапханәче укучыларга туган тел көне турында сөйләде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Язучыларыбызның телләр турында язган сүзләрен һәм шигырьләрен кычкырып укыды. Укучылар туган тел турында мәкальләр һәм әйтемнәрне исләренә төшерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International