17 апрель көнне Теләче балалар китапханәсе «Экологик теләкләр агачы» акциясе үткәрде.

2024 елның 19 апреле, җомга

Акциядә катнашучылар экология нәрсә ул, урманнар һәм анда яшәүче җанварлар һәм кош – кортларны, шулай ук яшеллекне ничек сакларга, кешенең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысы һәм аларга урман байлыгын саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләштеләр, табигатькә сакчыл караш тәрбияләргә чакыручы тирә – якны өйрәнүче язучыларны һәм аларның әсәрләрен искә төшерделәр һәм атап үттеләр.

Акциядә катнашучылар табигатьне саклау буенча үз теләкләрен һәм киңәшләрен кәгазь яфракларга язып белдерделәр. Аннары әлеге яфраклар «Экологик теләкләр агачы»на ябыштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International