«Батыр» спорт комплексы базасында Теләче муниципаль районының IV-V ступеннәре арасында гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура - спорт комплексы фестиваленең муниципаль этабы узды.
Фестивальдә катнашучылар сынауның түбәндәге төрләрен башкардылар: пневматик винтовкадан ату, отжимание, урыннан озынлыкка сикерү, 30 метрга йөгерү, биек перекладинага эленеп тарту, наклон, 1 минут эчендә гәүдәне күтәрү, 50 метрга йөзү, эстафета.