23 февраль - бәйрәм алдыннан, балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү һәм юл - транспорт травматизмын профилактикалау буенча эшчәнлеген активлаштыру максатыннан, Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы уртанчылар төркем балалары юл хәрәкәте кагыйдәләре элементлары белән «Күңелле стартлар» да катнашты.
Гаилә елы һәм патриотик тәрбия бирү кысаларында Теләченең 3нче балалар бакчасында 23 февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан уртанчылар,зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә әтиләр белән бергә спорт ярышы үткәрелде. Ярышта әтиләр балалар белән үзләренең иң яхшы сыйфатларын күрсәттеләр: җитезлек, тизлек һәм зирәклек.
Аның исеме тарих битләрендә мәңгегә! 15нче февральдә бөек шагыйребез, Советлар Союзы герое - Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулды. Әлеге уңайдан китапханәдә бу бөек датага карата “Җәлил исән, Җәлил мәңгелек” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Теләче үзәк китапханәсе Туган тел көненә һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Без тынычлык телибез” дип исемләнгән флешмоб үткәрде.
Күпләр, «келәм чигү» төшенчәсен ишеткәч, бу келәм ясау ысулы дип саный, тик технология келәм ясаучылар кулланган технологиягә бик охшаган. Һәм мондый чигүләр төрле келәмнәр, рәсемнәр һәм хәтта диван өчен мендәрләр ясау өчен кулланыла. 18 февраль көнне Шәдке авыл китапханәсендә "Тылсымлы энә" дип исемләнгән келәм чигү буенча мастер-класс узды. Мастер-классны мәдәният йорты директоры Габдуллина Флера Нургали кызы үткәрде.
Әңгәмә барышында планетаның экологик проблемалары турында сөйләшенде. Шулай ук бу проблемаларны бетерү ысуллары - урманнарны, елгаларны һәм күлләрне саклау, хайваннар һәм үсемлекләр турында кайгырту, үсемлекләрнең кеше тормышындагы әһәмияте, хайваннар һәм кошларга сакчыл караш тәрбияләргә кирәклеге турында әйтелде.
Чарада катнашучылар шагыйрьнең авыр балачак һәм яшүсмер еллары, әдәби эшчәнлеге турында белделәр, Бөек Ватан сугышы елларында шагыйрь тормышының геройлык битләре белән таныштылар һәм «Шигырьләрем тере шаһитларым» презентациясен карадылар.
Бу мавыктыргыч һәм тылсымлы белем дөньясы, барысын да җәлеп итә: олыларны да, балаларны да. Китапханә атмосферасы һәр кешенең аңында бар.
Олы Нырсы авыл китапханәчесе укучылар өчен «Интернет в твоей жизни» дигән мәгълүмат көне үткәрде. Китапханәче «Виртуаль дөньяга тәрәзә» презентациясе ярдәмендә балаларга Интернетның нәрсә икәнен, аның нинди мөмкинлекләр бирүен, һәм куркыныч якларын да сөйләп узды. Интернеттан сак һәм игътибарлы файдаланырга, челтәр этикеты кагыйдәләрен үтәргә һәм мошенниклардан сакланырга кирәклеген сөйләде. Авырлыклар туганда, балалар зурларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алуларын да искәртеп узды. Китапханәче сөйләгәнне тыңлаганнан соң балалар «Угадай-ка» уенын уйнадылар.
Шул уңайдан 15 нче февраль көнне теләчелеләр Әфган сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган Баландыш авылы һәйкәле янына митингка җыелды.
Яуда һәлак булган батырларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды.
Һәйкәлгә чәчәкләр салынды.