Очрашу барышында балалар кошлар турында бик күп кызыклы мәгълүматлар, канатлы дуслар килүгә ничек дөрес әзерләнү турында белделәр. Укучыларга җирдәге барлык җан ияләре кебек үк, кошларның да кеше яклавына мохтаҗ булуларын, табигатькә һәм бөтен тереклеккә сакчыл карарга кирәклеге турында җиткерелде. Кошлар темасына багышланган табышмакларга, сорауларга бергәләшеп җавап табарга тырыштылар. Кичә ахырында иң матур кош рәсеме ясаучы укучылар билгеләнде һәм катнашучыларның барсына да бүләкләр таратылды.