1 апрельдә дөньяның күп кенә илләрендә халыкара экологик бәйрәм - кошлар көне билгеләп үтелә. Бу көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак та билгеләп үтелә. Халыкара кошлар көнен бәйрәм итү кысаларында Айдар авылы китапханәсендә «Кошлар - әдәби әсәрләр геройлары» дип исемләнгән эко викторина уздырылды.
Әлеге чараның төп максаты - кошларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы күпкырлы әһәмияте, төрләре, аларны саклау турында мәгълумат җиткерү. Очрашуда балалар бәйрәмнең тарихы, кошларның файдасы, аларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы роле турында белделәр. Әсәрләрдән өзекләр буенча авторның нинди кош турында язганын танып белделәр, «Кошларны беләсеңме?» табышмак уенында, «Күңелле сораулар», «Кошлар турында мәкальләр һәм әйтемнәр» бәйгесендә дә актив катнаштылар.