ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2024 ел
дүшәмбе

Сауш авылы китапханәсендә «Әфганстан - сугыш юллары буйлап" дип исемләнгән хәрби-патриотик әңгәмә үткәрелде. Китапханәче Сәйфетдинова Р.М.  катнашучыларны  Әфганстандагы сугышның тарихи вакыйгалары белән таныштырып, безнең солдатларның, катлаулы шартларда батырлык, ныклык, намуслылык күрсәтүләре, хәрби ант һәм бурычка тугры калулары турында сөйләде. Чарада катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.  Шулай ук китапханәдә «Әфган сугышы геройларына багышлана» дигән китап күргәзмәсе дә оештырылды.

2024 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 35 ел тулды. Әлеге вакыйгалардан 35 ел узса да, ул еллар сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның хәтерендә бүген генә булган кебек. Бу көнне ил җир шарының төрле районнарында "кайнар нокталар» узган Әфган сугышчыларына һәм башка сугыш хәрәкәтләре ветераннарына хөрмәт күрсәтә.

Милли каһарманыбыз  Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулу уңаеннан, 15 февраль көнне Казан шәһәренең “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы оештырган VI Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесендә җиңүчеләрнең гала-концерты булып узды.

Муса Җәлил әнә шундыйларның берсе. Юк, ул исем генә түгел, ә тирән мәгънәле символ да. 15 февраль көнне Субаш авыл китапханәсендә Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулу уңаеннан, “Муса Җәлил- батырлык һәм намус символы” дип аталган күргәзмә куелды. Аның төп максаты – шагыйрь шәхесе, иҗаты һәм батырлыгы турында тулы мәгълүмат бирү. Күргәзмәгә  китапханә фондында булган төрле жанрларда иҗат иткән әсәрләре, аның турында мәкаләләр, газета-журнал басмалары куелды. Муса Җәлил иҗатын яратучылар өчен күргәзмәдә тәкъдим ителгән шагыйрь иҗаты һәм тормыш юлы турында әдәбият кызыклы һәм файдалы булачак.                            

Алан авыл китапханәсендә “Пушкин картасы” федераль проекты кысаларында, бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулуга багышланган әдәби кичә узды.

"Пушкин картасы" проектын тормышка ашыру кысаларында Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән Иске Җөри авылы модель китапханәсендә Муса Җәлил иҗатына багышланган квест-уен үткәрелде.

Муса һәм аның көрәштәшләренең исемен телгә алмый мөмкин түгел, чөнки аларны онытырга безнең хакыбыз юк. 15 февральдә Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә Муса Җәлил туган көнгә багышланган «Кабатланмас батырлык үрнәге» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылды, шигырьләрен кычкырып укыдык. Шулай ук “Муса Җәлил-герой шагыйрь” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесе  татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулу уңаеннан “Җырым белән җиңдем дошманны” дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында балалар шагыйрьнең балачак һәм яшүсмер чагындагы тормыш юлын, аның ничек дошманнарга каршы сугышуы, әсирлеккә алынуы һәм «Моабит дәфтәре» шигырьләр китабы турында белделәр. “Моабит дәфтәре” күп телләргә тәрҗемә ителгән һәм хәрби шигърият классикасына әверелгән.

Район балалар китапханәсендә, Теләче урта мәктәбенең кече сыйныф укучылары өчен, язучы, галим Виталий Валентинович Бианкиның тууына 130 ел тулуга багышланган экологик танып белү викторинасы үткәрелде. Китапханәче В. Бианкиның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, аның әсәрләре белән таныштырды. Хикәя «Урман әкиятчесе» презентациясе белән озатып барылды. Балалар язучының иҗаты һәм әсәрләре буенча бик күп яңалык белделәр. Чараны тәмамлап, китапханәче балаларны китапханәгә ешрак йөрергә, табигатькә һәрвакыт сакчыл булырга, аны яратырга һәм сакларга чакырды.

И.А. Крылов һәр укучыга балачактан ук таныш. Автор каләме астында 200дән артык әкият чыга.  Һәрбер әсәре  реалистик җанлылыгы, юморы һәм искиткеч теле белән аерылып тора. Шәтке авыл китапханәсендә «Басни Крылова» дигән китап күргәзмәсе янында күзәтү уздырылды.  Китапханәче Галимуллина К.Х. укучыларны Иван Андреевич Крылов әкиятләрендәге ачык иллюстрацияле китаплар белән таныштырды. Крылов әкиятләре безне чын әхлакый кыйммәтләрне, халык зирәклеген, тормыш тәҗрибәсен аңларга өйрәтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International