Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 35 ел тулу уңаеннан Иске Җөри авылы модель китапханәсендә укучылар өчен “Әфганстан йөрәк ярам” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.
Китапханәчеләр балаларга Әфган сугышында һәлак булган якташыбыз Илшат Хайруллин турында сөйләде, әфган җиреннән килгән хатларын укыдылар. Илшат Хайруллинга багышлап эшләнгән альбомга күзәтү ясалды.
Китап-иң зирәк һәм кыйммәтле бүләкләрнең берсе. Россиядә дә, бөтен дөньядагы кебек үк, 14 февраль — китаплар бүләк итү көнен билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. Максабаш авылы китапханәсе дә әлеге акциягә кушылып укучыларга китаплар бүләк итте.
Әлеге көн уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә “Китапны яратып бүләк ит” дип исемләнгән акция үтте. Китап укучылар үзләре укып чыккан, яхшы хәлдә сакланган китапларын китапханәгә бүләк иттеләр. Бүләк ителгән китаплар китап киштәләрендә лаеклы урын алып, укучыларыбызны сөендереп торачак. Киләчәктә әлеге акциядә катнашучылар тагын да күбәер дип өметләнәбез.
Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы мәктәпкәчә яшьтәге төркем тәрбияләнүчеләре Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Солдатка хат» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Хәрби хезмәткәрләргә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга язган хатларында балалар авыр хәрби хезмәтләре, Ватаныбызны саклауда күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Хатларында алар кадерле сугышчыларыбызны якынлашып килүче 23 февраль бәйрәме белән җылы котладылар һәм җиңү белән тизрәк өйгә кайтуларын теләделәр.
Акциядә Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының барлык хезмәткәрләре катнашты. Гуманитар ярдәм безнең батыр якташларыбызга тапшырылачак. Бу акция безнең һәрберебезгә сугышчыларыбызның көнкүрешен бераз булса да уңайлырак итәргә ярдәм итәбез дигән фикер калдыра.
«Батыр» спорт комплексында 23 февраль-Ватанны саклаучылар көненә багышланган 1,2,3 нче номерлы Теләче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында «Күңелле стартлар» шау-шулы һәм күңелле узды. Катнашучыларны тизлек, игътибарлылык, төгәллек һәм көч өчен кызыклы бәйгеләр көтә иде. Барлык биремнәрне үтәп, балалар үзләренең ныклыгын һәм бердәмлеген күрсәттеләр. Барлык бәйге нәтиҗәләре буенча компетентлы жюри җиңүчеләрне игълан итте һәм әлеге чарада катнашучыларга грамоталар,бүләкләр тапшырды. Безнең мәктәпкәчә яшьтәге төркемендә тәрбияләнүчеләр (тәрбиячеләр Ибраһимова А.Р.., Шакирова Г. И., Мингазова Г.Р.,Саетова Д.Р.) 1 нче урынны алдылар. Котлыйбыз, афәрин!
Олы Нырсы авыл китапханәсендә Муса Җәлилнең туган көненә багышланган “Җырым белән җиңдем дошманны” дип исемләнгән конкурска сайлап алу туры узды. Конкурста балалар һәм өлкәннәр катнашты, алар М.Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр , җырладылар. Иң яхшылардан Хитматова Рания, Мухаметшин Камил, Шакирова Зульфира, Низамиева Руфина, Хитматова Айсылу һәм Ахметшин Альберт дип танылды.
Әбде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең туган көненә багышланган «Шигырьләрем – шаһитларем» дигән әдәби сәгать узды. Чара барышында катнашучылар шагыйрь тормышыннан, аның балачак һәм яшүсмерлек елларыннан, әдәби эшчәнлегеннән, аның ничек сугышканы, әсирлеккә эләгүе һәм аның исемен мәңгеләштергән «Моабит дәфтәрләре» - автобиографик шигырьләр китабы турында күп кызыклы фактлар белделәр. Нәкъ менә “Моабит дәфтәре” өчен Муса Җәлил Ленин премиясенә лаек була. Ул күп телләргә тәрҗемә ителә һәм хәрби шигърият классикасына әверелә, героик юллары бүген дә актуаль.
Шундый геройларның берсе - татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, фашист лагерьлары тоткыны, Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерен биргән «Моабит дәфтәре» авторы Муса Җәлил.
Әфган сугышы да тарихка кереп калды. Ләкин кеше хәтерендә ул озак яшәргә тиеш, чөнки аның тарихы солдатлар каны һәм әниләрнең күз яшьләре белән язылган. Абде авыл китапханәсендә мәктәп һәм социаль яклау идарәсенең хезмәткәрләре белән берлектә «Онытылган сугыш солдатлары» дип исемләнгән хәтер сәгате нәкъ менә алар хөрмәтенә багышланган. Тематик күргәзмәдә үз бурычын тулысынча үтәгәннәрнең сугышчан үткәнен чагылдырган документлар тәкъдим ителә. Укучыларга Әфганстанның хәрби вакыйгаларында катнашкан солдатларыбызның, шулай ук якташыбыз Самойлов Г.Б. батырлыгы турында сөйләнде. Чара видео-хроника күрсәтү белән үрелеп барды.