Каникуллар - яраткан һәм бәхетле вакыт, анда балалар киеренке уку процессыннан ял итә, белемнәрен, күзаллауларын киңәйтә һәм яңа тәэсирләр ала. 30 март көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балаларны «Без укыйбыз һәм уйныйбыз, күңелле яшибез!" дигән күңел ачу-уен программасына чакырды. Чара барышында балалар хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, төрле конкурсларда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр. Уеннар тәмамлангач, баллы күчтәнәчләр белән сыйландылар.