Ел саен, язгы каникул көннәрендә илебезнең барлык китапханәләрендә «Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы» уза.

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

Ел саен, язгы каникул көннәрендә  илебезнең барлык китапханәләрендә «Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы» уза. Әлеге атналык кысаларында Айдар авыл китапханәсендә дә  атна дәвамында  мавыктыргыч һәм күңелле чаралар үткәрелеп килде.

Балалар төрле конкурсларда, акцияләрдә һәм викториналарда актив катнаштылар. "Мин татарча укыйм!» дип исемләнгән шундый чараларның чираттагысы балалар язучыларының иҗатына багышланды. Чара шәһәр мәктәпләрендә белем алучы укучылар арасында татар халкының әдәби мирасын пропагандалау, туган телгә һәм әдәбиятка мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү, басма мәгълүматны кабул итү сәләтен арттыру максатыннан оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International