ЯҢАЛЫКЛАР


29
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Районның яшь гражданнарына беренче паспортлары тапшырылды. Кызлар, егетләр тормышта үз урыннарын тапсыннар. Аларның бар уй, теләкләренең чынга ашуын телибез!

Балалар оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәсе,  бу өлкәдә эшлләүчеләрнең осталыгыннан тора. Өлкән сыйныф әйдаманнары башлангыч сыйныф укучылары белән эшләгәндә,  лидерлыкны үстерү  мөмкин.

Фестивальнең район этабында район мәгариф учреждениеләреннән иң яхшы башкаручылар һәм иҗат коллективлары 8 номинациядә чыгыш ясадылар. Жюри призлы урыннарны билгеләде. Гран прига  ия булучылар фестивальнең зона  турында катнашачак.

2023 елда Татарстанда  30 116 медицина хезмәткәре махсус социаль түләү алды. Социаль фондның Татарстан бүлеге аларга 2,2 миллиард сумнан артык суммага 304 мең түләү билгеләде һәм күчерде.


23
февраль, 2024 ел
җомга

2024 елның 17 февраленнән 7 мартына кадәр ИНФОРМ УИК проекты гамәлгә ашырыла. 


21
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Узган ел Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге вафат булган 2,5 мең мекешенең хокук  варисларына гомуми суммасы 122,8 млн тәшкил иткән пенсия тупламалары акчасын  күчерде.

11 февраль көнне махсус хәрби операциядә катнашып, ялга кайткан егетебез Набиуллин Рөстәм гаиләсе белән Казаклар авылы китапханәсенә очрашуга килде. Очрашу барышында Рөстәм хәрби хезмәт, яшәү шартлары, солдатлар арасында командалык рухы һәм дуслык турында сөйләде. Ә укучылар аңа иң изге теләкләрен җиткереп, язган хатларын тапшырдылар. “Ахирәтләр мәҗлесе” берләшмәсенә йөрүче апалар йон носкилар, перчаткалар бүләк иттеләр. Чара ахырында катнашучылар солдат егеткә сәламәтлек, имин хезмәт һәм җиңү белән тизрәк кайтуларын теләделәр.

11 февраль көнне  Сауш авыл китапханәсендә балалар   язучысы, натуралист В. Бианки әсәрләре буенча «Бианки - урман әкиятчесе»  дигән әдәби сәгатъ үткәрелде. В.Бианки табигатькә гашыйк кеше булган, ул үзненң бөтен  язган әсәрләрендә урманның һәм анда яшәүчеләрнең серле Һәм кабатланмас дөньясын тасвирлауга багышлый.  Кичәдә катнашучы балалар  язучының тормыш юлы белән танышып, хикәяләре һәм әкиятләреннән өзекләр кычкырып укыдылар, викторина сорауларына актив җавап бирделәр.

13 февраль көнне И.А. Крыловның тууына 255 ел тулу уңаеннан Сауш авыл китапханәсендә  «Крылов мәсәлләре патшалыгында»  дип исемләнгән әдәби уен үткәрелде. Катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, мәсәлләрдән өзекләр тыңладылар .Чара ахырында балалар «Карга һәм төлке», «Бүре һәм бәрән" мультфильмнарын карадылар . И.Крыловның язган мәсәлләрен укып без    игелекле, намуслы һәм гадел булырга өйрәнәбез дигән фикерләре белән уртаклаштылар.

Акция Халыкара китап бүләк итү көненә багышлап оештырылды. Акциядә төрле яшьтәге кешеләр катнашты. Алар яратып укыган китапларын китапханәгә бүләк иттеләр. 28 данәдәге әлеге китаплар  үз укучысын табар дип ышанасы килә. Бүләк ителгән китаплар арасында «хатын-кыз» романнары, детективлар, фантастика, кулинария китаплары, татар классиклары китаплары, балалар әдәбияты һ.б.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International