Аны үткәрү 1943 елдан бирле матур традициягә әверелгән. Әлеге акция кысаларында Шәтке авыл китапханәсендә «Тылсымлы китап иле» дип исемләнгән әдәби бәйрәм узды. Чара барышында китапханәче балаларга китап укуның файдасы турында сөйләп, китап белән эш итү тәртипләрен аңлатты һәм «Китап белән эшләү кагыйдәләре» дип исемләнгән буклетлар таратты. Балалар бик теләп үзләренә ошаган китапларны укырга алдылар.