29 март көнне «Китап белән фото» акциясендә катнашу өчен китапханәгә «Аленушка» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре чакырылды.

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

Акциянең мәҗбүри шарты - кадрда китап булырга тиеш һәм фотога китапханәдә төшү хуплана!

Иң элек балалар китапханәдә оештырылган күргәзмәләр белән таныштылар, яңа китаплар турында белешмә алдылар. Бигрәк тә матур итеп бизәлгән китапларга, “Салават күпере”, “Приключения Непоседы”, “Мурзилка” кебек журналларга аерым игътибар бирделәр.

Социаль челтәрдә #Фотоскнигой хэштегы белән урнаштыру өчен кызыклы китап яки китапханәче белән фотога төштеләр. Иң яхшы фотолар «Теләче балалар китапханәсе» нең ВК төркеме битендә дә куелачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International