Ул кирәкле битне истә калдырырга яки тиз табарга ярдәм итеп кенә калмый, ә китапның гомерен дә озайта.
28 март көнне балалар китапханәсендә китапханә активистлары катнашында «Яраткан китабым өчен кыстыргыч» дигән мастер – класс уздырылды. Китап кыстыргычы эшсезлектән ясала торган әйбер түгел, ә бик зарур, кирәкле һәм мөһим нәрсә. Китаплар өчен үз куллары белән кыстыргыч ясау баланың фантазиясен үстерә һәм шул ук вакытта китапка хөрмәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияли.