«Китаплы ГТО» нормаларын теләгән һәркем тапшыра алды. Катнашучыларга ГТОның физкультура нормативы буенча түгел, ә интеллектуаль төре тәкъдим ителде. Чөнки җәмгыятьтә кеше физик яктан көчле генә түгел, акыллы да, белемле һәм укымышлы да булырга тиеш. Конкурсантларның бурычы: бер минут эчендә өзекне тиз һәм аңлаешлы рәвештә кычкырып уку. Бер минут эчендә иң күп сүз укыган кеше җиңүче була. Конкурс барлык яшь категорияләре буенча исәпләнелгән.