Сәламәтлек – зур байлык.

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

Шуңа күрә балаларны балачактан ук үз сәламәтлекләренә сак карарга өйрәтү бик мөһим. Бу максат белән Шармыш авылы китапханәчесе яшь укучыларны «В путь — дорогу собирайся, за здоровьем отправляйся!» дип исемләнгән сәламәтлек сәгатенә чакырды.  Китапханәче нинди яшәү рәвешен сәламәт дип санарга, файдалы гадәтләрне ничек формалаштырырга һәм зарарлы гадәтләрдән качарга кирәклеге турында сөйләде. Әлеге чара катнашучыларга сәламәтлек өчен мөһим нәрсәләр  хакында сөйләде: гигиена кагыйдәләрен үтәү, чыныгу  һәм дөрес туклану. Чарада катнашучылар шәхси гигиена предметлары турында табышмакларны чиштеләр, чисталык турында мәкальләрне искә төшерделәр. Соңыннан бергәләп саф һавада уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International