"Кич утыру"

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

Татар халкының традицияләрен торгызу, татар халык уеннарын һәм җырларын өйрәтү максатыннан, Казаклар авылы китапханәсендә Пушкин картасы проекты кысаларында "Кич утыру" фольклор кичәсе узды. Чарада китапханәче татар халкының гореф-гадәтләре, 50 ел элек безнең ата-бабаларыбызның озын кышкы кичәләр оештырулары, ни өчен мондый кичәләр "кич утыру" дип аталулары турында сөйләде. Чараның беренче өлешендә кызлар җырлар җырлап кулъяулыклар чиктеләр, ә икенче өлешендә төрле милли уеннар уйнап күңел ачтылар. Чара ахырында катнашучылар милли ризыклар, самовар чәе белән сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International