"Йөгереп кайтам сиңа Шәткемә"

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

27 мартта язучы-прозаик, якташыбыз, СССР язучылар берлеге әгъзасы, атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Сөләйманова премиясе лауреаты Сәйдә Зыялыга 83 яшь тулды. 28 марттан Шәдке  авыл китапханәсендә "Йөгереп кайтам сиңа Шәткемә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Кызыклы китаплар, төрле жанрлар китапханәгә килүчеләрне  сөендерер дип уйлыйбыз. Һәрбер китапханәгә килүче китап күргәзмәсеннән ошаган китапны сайлап ала һәм аның белән таныша ала. Балалар белән С.Зыяланың тормышына һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе янында әдәбият күзәтү дә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International