29 март көнне Балык Бистәсе Олы Елга авылы спортзалында 2010 нчы елда туган һәм аннан да кечерәк туган егетләр арасында көрәш буенча район беренчелеге булып узды. Бу ярышта Балык Бистәсе, Теләче районы командалары катнашты. Спорт мәктәбе тренеры Шәмсетдинов Райнур җитәкчелегендә безнең спорт мәктәбе көрәшчеләре дә уңышлы чыгыш ясап кайтты.