Хөрмәтле райондашлар, мөселман кардәшләр!
Сезне айларның солтаны булган Рамазан ае тәмамлану, Ислам дөньясында иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Ураза гаете белән ихлас тәбрик итәм!
Рамазан – рухи чистарыну, галәмнәрнең раббысына якынаю, изге гамәлләр кылу, шәфкатьлелек ае. Ул халкыбызны берләштерә, әхлагыбызны төзәтә, күркәм эш-гамәлләргә рухландыра.
Әлеге якты көндә күтәренке кәеф, гаиләгезгә иминлек, сәламәтлек, уңышлар телим! Бәйрәм һәр йортка, илебез-көнебезгә тынычлык, бәрәкәт китерсен! Тоткан уразаларыбыз кабул булсын!
Ураза бәйрәме мөбәрак булсын!
Теләче муниципаль
районы башлыгы Н.Н. Хаҗипов