1 апрель ел саен кошлар көне буларак билгеләп үтелә.

2024 елның 19 апреле, җомга

Тирә-ягыбыз мөһитен саклау, кошларга кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә өйрәтү максатыннан Урта Мишә авылы китапханәсе клуб хезмәткәре белән берлектә “Исәнмесез кошлар, безнең дуслар!” исемле рәсем конкурсы үткәрделәр. Шулай ук укучылар кошлар турында бик күп кызыклы мәгълүматлар белделәр, кошлар турында табышмакларга җаваплар таптылар, мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Ахырдан катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International