Уен- викторинаның максаты- өзекләрдән әкиятләрне искә төшерү; автор әкиятләрен, халык әкиятләрен укуга кызыксыну уяту иде. Балаларга алдан ук бер әкият укырга дип өй эше бирелде. Балалар үзләренең яраткан әкият геройларының рәсемнәрен ясап алып килделәр.
Уен барышында балалар яраткан әкиятләрен искә төшерделәр,әкият геройларында кунакта булдылар,табышмаклар чишү юлы белән әкият урманына сәяхәт кылдылар.
3 октябрь көнне Казан шәһәре спорт һәм туризм академиясе бинасында VI яшьләр һәм балалар Форумы булып узды . Форумда безнең мәктәптән 10 нчы сыйныф укучысы Шакурова Фирүзә катнашты. Бу очрашу укучыларның активлыгын тагын да арттыру һәм СДО туган көненә 10 ел уңаеннан оештырылды.
Ул балалар белән “Табышмаклар иленә сәяхәт” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрде. Балалар хайваннар, яшелчәләр, табигать күренешләре буенча әйтелгән табышмакларны бик теләп чиштеләр.
2016 елның 7 октябрь көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге педагог-психологы Г. Р. Зиннатова, “Тату гаилә” клубы кысаларына таянып, социаль яктан авыр тормышлы булган гаиләләрдә сәламәт яшәү рәвешен һәм балаларның бәхетле киләчәген булдыру максаты белән тренинг үткәрде.
Олы Нырсы урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучылары Казан федераль университетында үтәчәк олимпиадага эзерләнәләр. Җитәкчесе татар теле укытучысы. Уңышлар телибез.
Әлеге түгәрәкне педагог-тренер Абдурахманов А.П. алып бара.
Шахмат уены балаларның акыл көчен генә арттырып калмый, иҗади яктан да үстерә. Күп кенә балалар бик тынгысыз була, шахмат уены уйнап алар үзләрен тыныч тотарга, авыр мәсьәләләрне уйлап хәл итәргә өйрәнәләр. Көндәшеңнең адымнарын күзәтеп бару, ясаячак адымын алдан күрә белергә өйрәнү дә балаларда сиземләү көчен арттыра, игътибарлы булырга өйрәтә. Әлеге уенның файдасы бик зур…
Кичәгә яшь шигърият сөючеләр чакырылды. Шагыйрәнең китапларыннан күргәзмә куелды.
Табигатьнең моңсу да, шул ук вакытта күңелгә рәхәтлек өсти торган чагы. Шушы матур, алтынсу-ямансу көннәрдә илебез укытучылар көнен билгеләп үтә. Айдар авыл китапханәсендә "Китапханә сулышы" газетасының чираттагы саны да хөрмәтле укытучыларыбызга багышланып дөнья күрде.
Күргәзмәнең исеме “Күренекле әдип” дип аталды һәм ул язучының тууына 70 ел тулуга багышланды. Күргәзмәгә язучының китаплары һәм аңа багышланган башка материаллар куелды.
Шул уңайдан Алан авылы китапханәсе тарафыннан хезмәт ветераны, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, юбиляр- укытучы Даутова Люция Шәфыйк кызы белән очрашу оештырылды. Очрашу барышында юбиляр укытучы бәйрәм котлауларын кабул итте, китапханә тормышы белән кызыксынды, яңа китаплар белән танышты. Олы яштә булуына карамастан, ул китап һәм журналлар укырга бик ярата.