ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Фестивальдә район мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Агыйдел» татар фольклор ансамбле, «Нардуган» керәшен халык ансамбле, «Сударушка» рус халык ансамбеле (җитәкчеләре Поташова А.Б.)  катнашты. Алар тарафынан башкарылган «Халык дуслыгы» номерын  жюри членнары югары бәяләде.


5
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле укытучыларыбыз!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучы көне белән котлыйбыз!

Бүгенге истәлекле көндә барлык педагогларга рәхмәт сүзләре белдерәсе һәм хөрмәт күрсәтәсе килә. Сезнең профессиональ, игътибарлы, таләпчән булуыгыз һәм күңел җылыгыз безнең балаларга сәләтләрен һәм талантларын ачарга ярдәм итә.

Кем булуыбызга һәм нинди һөнәр сайлавыбызга карамастан, һәрбербезнең тормышында үз Укытучысы булган. Без барыбыз да, барыннан элек, кемнәрнеңдер укучылары, бездә булган яхшы сыйфатлар – алар да шул исәптә зирәк остазларыбыз хезмәте. Чын укытучы – ул белем бирүче генә түгел , ә укучыны шәхес итеп тәрбияләүче дә.

Әлбәттә, укытучы хезмәте беркайчан да җиңел булмады, бүген ул тагын да катлаулырак. Педагог эше зур түземлелек, даими камилләшү таләп итә. Укытучы – ул һөнәр генә түгел, укытучы булып туарга кирәк!

Укучылар 1 ай дэвамында алган белемнэрен эти-энилэр, сыйныфташлары алдында курсэтеп имтихан тоттылар. Ахырдан хэрберсенэ "Юный талант" медале бирелде.

4 октябрь көнне  «Теләче» һәм «Спутник» командалары арасында хоккей уеннары узды.   Уен нәтиҗәсе: 4:2 – “Теләче” командасы файдасына.

Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәсендә аның иҗатын яктырткан "Ак кәгазьгә күчте әйтер сүзем!." дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Саҗидә Сөләйманова иҗаты татар поэзиясендә күренекле урын алып тора. Аның шигырьләре халык җырлары кебек йомшак, аһәңле, самими. Шуңа күрә алар тәэсирле, үтемле.

Бу чара шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән танышудан башланды. Мондый укулар аралашу культурасына өйрәтә, китап укучыларны рус халкының һәм барлык кешелекнең мәдәни мирасы белән кызыксынуларын арттырырга ярдәм итә.

Күкчә авыл китапханәсендә шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың тууына 90 ел булу уңаеннан: “Көзге салкын көннәрдә моң керсен күңелләргә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәдән 5 укучы файдаланды.

Күргәзмәдә язучының төрле елларда басылып чыккан, китапханә фондындагы китаплары урын алды. Саҗидә Сөләймәнова – Г.Тукай, Х.Туфан традицияләрен дәвам итүче шагыйрә. Аның иҗаты татар поэзиясендә күренекле урын алып тора. Әсәрләре ачык, гади, аңлаешлы.

Безнең  Олы Кибәхуҗа балалар бакчасында   аллы-гөлле чәчәкләр күзне иркәли.Киләсе елда да бакчабыз шау чәчәккә күмелсен, тормышыбызны ямьләндерсен өчен ,бакчабызда әзерлек эшләре башланды. Бу юлы без орлыкны балалар белән түгел, ә эшчеләр белән җыярга булдык. Орлыклар бик вак.  Орлыкларны  киптереп, савытларга урнаштырып кышкы  саклауга куйдык. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International