ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

  4 нче октябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә 5 нче сыйныф әти-әниләре белән очрашу үтте. Бу чираттан тыш ата-аналар җыелышы ,5 нче сыйныф укучыларының,  мәктәпкә адаптация чорының ничек үтүен тикшерү максатыннан оештырылды. Сыйныф җитәкчесе әти-әниләр белән сөйләште. Җыелыш ахырында әти-әниләр анкета тутырдылар.

1 октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан безнең  Шәтке балалар бакчасында бәйрәм чарасы узды. Балалар  үзләренең кадерле әби-бабаларына бакчада өйрәнгән һөнәрләрен күрсәттеләр,бәйрәм белән котладылар.Бәйрәм чарасы бик күңелле узды. 

Бакчабызда зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән мониторинг уздырылды. Район мәгариф бүлегеннән килгән комиссия балаларның  белем дәрәҗәсен тикшерде. Комиссия составында район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү бүлеге методисты -Саетова А.Н., психолог Хазипова С.Н., логопед-Шаймарданова М.Н., рус теле белгече -Ярмиева З.М. бар иде. Комиссия балаларның белем дәрәҗәләрен тикшерде, рус теле буенча диагностика уздырды. Алар балаларга һм педагогларга үзләренең белем һәм тәрбия бирүдә кирәкле киңәшләрен бирделәр.

Укытучы бөтен көчен биреп укучыларын дөрес укырга һәм язарга, матур итеп үз фикерен җиткерергә, яхшылыкны күңеленә сеңдерергә тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә,чын күңелдән аларның уңышына шатлана һәм горурлана. Бүген яраткан укытучылары өчен мәктәбебез укучылары концерт куйдылар. Әлеге бәйрәмнән барыбыз да уңай тәэсирләр белән таралдык.


4
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Министерство труда, занятости и социальной защиты Республики Татарстан информирует,  что неофициальное трудоустройство и «серая» зарплата» - главные причины маленькой пенсии в будущем.

В настоящее время основа будущей пенсии гражданина - это взносы работодателя на обязательное пенсионное страхование. Взносы в ПФР начисляются и уплачиваются только с официального фонда оплаты труда.

Работодатель, не заключивший трудовой договор и выплачивающий зарплату неофициально, в «конверте», лишает своих сотрудников социальных гарантий сегодня и достойной пенсии в будущем, поскольку на «серую» зарплату, не начисляются взносы в Пенсионный фонд на работника.

Укучылар укытучыларны бәйрәм белән котлап матур җырлар башкардылар, тәбрикләү сүзләре җиткерделәр. Бәйрәмгә ветеран укытучылар да чакырылган  иде. Аларның бәйрәмдә катнашуы кичәбезгә тагын да ямь өстәде. Хөрмәтле укытучылар! Сезгә авыр да, мактаулы да хезмәтегездә зур уңышлар, сабырлык, тынычлык телибез.

Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә 2008 елдан  башлап Казаклар авылының  күчмә  китапханәсе эшләп килә. Укучылар өчен китапханәгә экскурсияләр оештырыла. Китапханәче Рахматуллина А. Белән берлектә кызыклы чаралар үткәрелә. Бу уку елында да китапханәбез  укучылар өчен кызыклы, яңа китаплар белән тулыланды. Укучылар китапларны укып кына калмыйлар, аларны саклап тотарга, таушалганнарын “дәваларга” да өйрәнәләр.

В этот день в концертном зале Поволжской государственной академии физической культуры, спорта и туризма прошло пленарное Заседание Форума юных граждан. По итогам пленарного Заседания была принята и подписана резолюция, в которую вошли лучшие идеи и проекты активистов детского движения республики. Начальники отделов по делам молодежи всех муниципальных районов Татарстана, руководители детских объединений, активисты всех лет существования Региональной общественной организации «Совет детских организаций Республики Татарстан», а также сотни активных подростков собрались в этот день для совместной работы на пленарном Заседании.

Кичә Казанда VI Яшь гражданнар форумы узды. Форум ел саен яшьләрнең төп мәйданы буларак, нинди дә булса яшь кешегә һәм аның төркеменә үзенең проектын күрсәтергә һәм якларга, проектны тормышка ашырыр өчен фикердәшләрне табарга мөмкинлек бирә. Бу чарада безнең Баландыш төп мәктәбенең  7 сыйныф укучысы Шакирова Алисә  катнашып кайтты.

Төзелеш, балалар иҗаты буларак,безнең 3нче балалар бакчасында киң кулланыла, чөнки ул техник уйлау формалашуда булыша: аның аркасында бала график белем нигезләрен,  сызымнар, өлгеләр һәм эскизлар белән файдаланырга өйрәнә. Бала  үзе билгеләү ясый, үлчи, мөстәкыйль анализлап схема кора, ә бу исә аның математик һәм киңлек уйлауларын үстерә. Төзелеш баланы төрле материалларның сыйфаты белән таныштыра: төзелеш элементлары, кәгазь, катыргы, тукыма, табигый материал һ.б.; танып белү күнекмәләре һәм тикшеренү эшчәнлеге формалаштыра; техник һәм нәфис уйлап табуларга тарта.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International