Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә 2008 елдан башлап Казаклар авылының күчмә китапханәсе эшләп килә. Укучылар өчен китапханәгә экскурсияләр оештырыла. Китапханәче Рахматуллина А. Белән берлектә кызыклы чаралар үткәрелә. Бу уку елында да китапханәбез укучылар өчен кызыклы, яңа китаплар белән тулыланды. Укучылар китапларны укып кына калмыйлар, аларны саклап тотарга, таушалганнарын “дәваларга” да өйрәнәләр.