4 нче октябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә 5 нче сыйныф әти-әниләре белән очрашу үтте. Бу чираттан тыш ата-аналар җыелышы ,5 нче сыйныф укучыларының, мәктәпкә адаптация чорының ничек үтүен тикшерү максатыннан оештырылды. Сыйныф җитәкчесе әти-әниләр белән сөйләште. Җыелыш ахырында әти-әниләр анкета тутырдылар.