Балачак-кеше тормышында мөһим чор, киләчәк тормышка әзерлек түгел, ә хәзерге вакыт, кабатланмас тормыш. Бүгенге нәнинең кем булачагы күп очракта аның белән булган олы кешедән һәм аңга-йөрәккә сеңгән әйләнә-тирә мохиттән тора.
В.А.Сухомлинский
Конструктив эшчәнлек кечеләр яшендә үрнәк һәм ният буенча гади корылмалар төзүдән гыйбарәт.
Төзелеш, балалар иҗаты буларак,безнең 3нче балалар бакчасында киң кулланыла, чөнки ул техник уйлау формалашуда булыша: аның аркасында бала график белем нигезләрен, сызымнар, өлгеләр һәм эскизлар белән файдаланырга өйрәнә. Бала үзе билгеләү ясый, үлчи, мөстәкыйль анализлап схема кора, ә бу исә аның математик һәм киңлек уйлауларын үстерә. Төзелеш баланы төрле материалларның сыйфаты белән таныштыра: төзелеш элементлары, кәгазь, катыргы, тукыма, табигый материал һ.б.; танып белү күнекмәләре һәм тикшеренү эшчәнлеге формалаштыра; техник һәм нәфис уйлап табуларга тарта.