Укытучы бөтен көчен биреп укучыларын дөрес укырга һәм язарга, матур итеп үз фикерен җиткерергә, яхшылыкны күңеленә сеңдерергә тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә,чын күңелдән аларның уңышына шатлана һәм горурлана. Бүген яраткан укытучылары өчен мәктәбебез укучылары концерт куйдылар. Әлеге бәйрәмнән барыбыз да уңай тәэсирләр белән таралдык.